"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр”Биләр страуслары" эко-фермасында экскурсиядә булдылар.

2024 елның 22 июле, дүшәмбе
  Аксубай районының « Мечта » балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Биләр страуслары» эко - фермасында һәм Биләрдәге Изге чишмәдә булдылар. Балалар декоратив хайваннар һәм кошлар белән очрашуга бик шатландылар. Тәрбияләнүчеләр янут, Австралия тәвә кошы Эму, нанда тәвә кошы, дөяләр, сарыклар һәм зоопаркның башка хайваннарын рәхәтләнеп ашаттылар. Анда шулай ук уйнап, ашатып, фотога төшеп була торган кечкенә куян балаларын да күргәннәр. Территориядә кечкенә кәҗәләр һәм кәҗә бәтиләре йөри. Аларны да ашатырга, сыйпарга була. Ә страуслар, алар берничә, территория буйлап бик мөһим йөриләр һәм үзләрен ашатырга рөхсәт итәләр. Аннары төрле токымлы һәм төрле төстәге тавыклар яши торган оялар тезелеп тора. Биредә барлык хайван мәчеләр, этләр, тәвә кошлары, күркәләр һәм башкалар тату яши. Үз гомерләрендә тере тәвә кошы һәм дөяләр күрмәгәннәр һәм аларга бик кызык булган. Тәрбияләнүчеләргә бигрәк тә декоратив дуңгызчык ошады, аны ашатырга рөхсәт иттеләр. Аннары Изге Чишмәдә балалар табигать матурлыгын күзәтә һәм чишмә суын эчә алдылар. Мондый экскурсияләр балаларны табигатьне яратырга, хайваннарны яратырга һәм аларны сакларга өйрәтә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International