Дәүләт Думасы агро агрегаторлар турындагы закон проектын караячак.

2024 елның 23 июле, сишәмбе
  Дәүләт Думасы ярты елдан артык фикер алышуда булган агроагрегаторлар турындагы закон проектын 23 июльдә икенче укылышта караячак. Ул кече хуҗалыкларга үз продукциясен зур кибетләргә китерү мөмкинлеген гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк: бу структуралар фермерларга товарны тикшерү, төргәкләү һәм сәүдә челтәрләренә илтеп җиткерүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Юлия Оглоблина әйтте. Монда безнең принципиаль позициябез-авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә агроагрегатор функциясен үз өсләренә алу мөмкинлеге бирү,   продукцияне аграрийлардан түбән бәядән сатып алып, ә зур бәягә сатучы» башка арадашчы катламы барлыкка килмәсен өчен.   Закон кабул ителгән очракта 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International