Гаилә елына багышланган ярышлар.

2024 елның 26 июле, җомга
  Аксубайда роликлардагы хоккей буенча гаилә ярышы уздырылды, бу ярышта Кондратьевлар гаиләсе дә катнашты. Лев белән Милослав хоккей уйнау белән күптәннән мавыгалар, медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Малайларның әти-әниләре үз чемпионнары өчен җан аталар. Әниләре Кристина Валерьевна ярышта катнашып, мактаулы өченче урынны алдылар. Бүләкләү үзәк паркта узды. Район башлыгы К.К. Гилманов чемпионнарны котлап медальләр, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ата-аналарның ярдәме нәтиҗәләр китерә һәм яңа җиңүләргә илһамландыра .
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International