27 июльдә Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне инде беренче ел гына билгеләп үтелми.

2024 елның 26 июле, җомга
  Бүген Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл янында Донбасста сугыш корбаннары булган балалар истәлегенә багышланган митинг узды! Ун ел элек – 2014 елның 27 июлендә – Украина армиясе Горловка (ДНР) шәһәренә зур һөҗүм ясады. 22  кеше һәлак булган, шул исәптән 10 айлык баласы булган яшь әни дә. Ун ел эчендә Донбассның тыныч халкы арасында корбаннар Исемлеге өзлексез үсә, һәм анда балаларның фамилияләре аз түгел. Шушы истәлекле дата алар истәлегенә билгеләнде дә инде. Донбасста сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International