Аксубай районында фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

2024 елның 29 июле, дүшәмбе
  «Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» региональ проектының «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында 2024 елда фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Яңа Илдерәк, Яңа Мокша һәм Яңа Тимошкино авылларында ремонт 100 процентка төгәлләнгән. Тиздән яңартылган ФАПлар гадәти режимда эшләячәк һәм якындагы торак пунктларга медицина хезмәте күрсәтә башлаячак. Ә Аксубай районының Түбән Татар Майнасы һәм Трудолюбово авылларында капиталь ремонт тәмамланып килә. Әлеге программаны финанслау чыганагы булып федераль һәм төбәк бюджеты тора. «Сәламәтлек саклау " милли проекты авылларда яшәүчеләргә уңайлы шартларда һәм уңайлы кабинетларда медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International