«Импульс» волонтерлар отрядының « Мечта » социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чиста яр»акциясендә катнаштылар.

2024 елның 31 июле, чәршәмбе
  «Импульс» волонтерлар отрядының « Мечта » социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чиста яр»акциясендә катнаштылар. Аларның максаты — сулык ярларын чүп-чардан чистарту һәм кешеләрнең табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтен формалаштыру, үз үрнәкләре белән Буага килүчеләрне ял иткәннән соң чүп – чарны җыештыру.  Егетләр, перчаткалар һәм чүп капчыклары белән коралланып, отряд остазы Кулькова Елена белән бергә безнең бистә буаларына юнәлделәр. Дистәләгән капчыкларны пластик шешәләр һәм банкалар, пакетлар һәм башка көнкүреш чүп-чарлары белән тутырдылар. Яшь иреклеләргә эко-коткаручылар булу ошады. Шәхси мисал белән алар һәр кешенең сулыкларның һәм төче суның чисталыгын саклауга үз өлешен кертергә сәләтле булуын күрсәттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International