« Мечта » приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Флористика йорты»Чәчәк кибетенә экскурсия оештырганнар.

2024 елның 7 августы, чәршәмбе
  Аксубай районының « Мечта » балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә Билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Шакирова Динә Мансур кызының «Флористика йорты» чәчәк кибетендә булдылар. Экскурсия флорист һөнәре белән танышуга юнәлдерелгән иде.  Хуҗабикә Динә Мансуровна кызларга эш үзенчәлекләре һәм бу өлкәдәге тәҗрибәләре турында сөйләде. Шулай ук букетлар, композицияләр булдыру нигезләре, төрле төсләрнең үзенчәлекләре һәм аларны карау белән уртаклашты, флористның эш өчен куллана торган инструментлары белән таныштырды. Аннары тәрбияләнүче кызлар өчен чәчәкләрдән композицияләр төзү буенча зур булмаган мастер-класс үткәрде, анда чәчәк бәйләме төзүнең төрле популяр техникасы турында сөйләде һәм аларның ничек тормышка ашырылуын күрсәтте, ә кызлар аларны кабатлап карадылар. Экскурсия ахырында Динә Мансуровна кызларга кечкенә бүләкләр бүләк итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International