Эпизоотиягә каршы чаралар.

2024 елның 9 августы, җомга
  Ветеринария берләшмәсе белгечләре көзге эпизоотиягә каршы чараларга керештеләр. Эшне шәхси ярдәмче хуҗалыклардан башладык. Һәр торак пунктта эре һәм вак мөгезле терлекләрне нодуляр дерматитка каршы кабат вакцинациялиләр, терлекләрне идентификацияләү дәвам итә. Бер үк вакытта хайваннар хуҗаларына авыл хуҗалыгы хайваннарының аеруча куркыныч авырулары буенча белешмәләр таратыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International