Гаджетларга бәйле балаларның ата-аналары өчен Кайнар линия ачылды.

2024 елның 9 августы, җомга
  Россиядә бушлай кайнар линия эшли. Белгечләр балага белем бирү, аны үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча адреслы ярдәм күрсәтәләр. Эш «Мәгариф»милли проекты кысаларында алып барыла. Аерым алганда, экспертлар балалары смартфон һәм планшет әсирлегенә эләккән ата-аналар белән эшли. Алар проблеманы ачыкларга һәм аны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Консультацияләр +7 (800) 444-22-32 номеры буенча үткәрелә, форманы сайтта тутырырга кирәк. Милли проектлар Россиядә Президент Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International