Хөрмәтле Аксубай районы халкы! Сезне Төзүчеләр көне белән котлыйм!

2024 елның 11 августы, якшәмбе
  Бу көн-һөнәри бәйрәм генә түгел. Төзүче һөнәре җәмгыятьтә иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булды һәм булып кала, аның хезмәте һәркемгә күренеп тора һәм аерым бер иҗтимагый әһәмияткә ия. Сезнең хезмәт сөючән кулларыгыз белән торак йортлар төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр ремонтлана. Һәм бу тормышның бер урында тормавының, перспектив проектларның тормышка ашырылуының һәм Аксубай районының инфраструктурасы үсешенең иң яхшы күрсәткече. Бу һөнәр меңләгән кешене берләштерә, аларның тормыш эше-иҗат итү. Кешеләр иминлекне, лаеклы тормышны, киләчәккә ышанычны нәкъ менә төзүче хезмәте нәтиҗәләре белән бәйлиләр. Төзелеш тармагы ветераннарына узган елларда төзегәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Яңа уңышлар, перспектив проектлар, бердәм эш телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Камил Гыйльманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International