Дуңгызларның африка чумасын профилактикалау буенча айлык.

2024 елның 13 августы, сишәмбе
  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 29.07.2024 елгы йөкләмәсен үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларда африка чумасы (АЧС) чыганаклары барлыкка килүне профилактикалау максатларында әлеге аеруча куркыныч авыруны профилактикалау буенча айлык үткәрелә. Айлык 2024 елның 1 августыннан 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Айлык кысаларында дуңгыз баш санын исәпкә алу һәм дуңгыз хуҗалары белән АЧС куркынычы турында аңлату эшләре алып барылачак, Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәре белән берлектә кыргый кабаннарны, аларның эзләрен һәм үлгән кабаннарның мәетләрен табу өчен рейдлар үткәреләчәк. Дуңгызларның африка чумасы-дуңгызларның югары контагиозлы вируслы авыруы, авыруның үзенчәлекле билгесе булып бизгәк, тире күгәрү, очлык параличы , эчке органнарда киң кан китү тора. Бу авыруның иң зур куркынычы шунда: вирус эләккән барлык дуңгызлар үлә, ә вакциналар һәм дәвалау ысуллары юк, шулай ук авыру хайваннар арасында тиз тарала. Кеше өчен АЧС куркыныч тудырмый.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International