Эш бирүчеләрнең сораштыру узуы.

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
  Россия Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләрнең Бөтенроссия сораштыруын үткәрә.   Сораштыруның максаты – тиешле белгечлекләр/һөнәрләр буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында аларны әзерләүне тәэмин итү өчен икътисадның гомуми һәм кадрлар ихтыяҗының һөнәри-квалификация структурасын билгеләү. Сораштыру нәтиҗәләре хезмәт базарының һөнәри-квалификация структурасының биш еллык чорга фаразы буларак гомумиләштерелгән рәвештә тәкъдим ителәчәк. Сораштыру формасын тутыру өчен форма буенча теркәлергә һәм шәхси кабинетка керергә кирәк. Сораштыру узуга сылтама https://prognoz.vcot.info/ Хезмәттәшлек итү һәм тагын да тулырак мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча ҮЗЗН белгечләренә Аксубай бистәсе, Романов ур., 6 йорт адресы буенча яисә 884344 2-89-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International