Бүген Татарстан Республикасы Аксубай районы гаиләләреннән ун бала Чистай шәһәренең «Раздолье» шифаханәсенә барды. Балаларга яхшы ял итүләрен, мәктәп алдында яңа көч һәм онытылмас тәэсирләр туплауларын телибез.
Татарстан Республикасы Аксубай районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССОга шифаханәгә юлламалар биргәннәре өчен рәхмәт белдерә.