Август – гөмбә аулау чоры!

2024 елның 16 августы, җомга
Август –гөмбә сезонының иң югары ноктасы, урманнар үз бүләкләрен юмарт бүлешә торган вакыт. Ләкин шуны истә тотыгыз: барлык гөмбәләр дә бертигез файдалы түгел, ә кайберләре хәтта сәламәтлек өчен дә куркыныч. Үзегез белгән ашарга яраклы гөмбәләрне генә җыегыз. Билгесез гөмбәләрне татып Карамагыз. Гөмбәләрне пычак белән кисегез, йолкып алмагыз. Гөмбәлек зарарланмасын өчен, аякның бер өлешен җирдә калдырыгыз. Промышленность предприятиеләре юллары янында гөмбә җыймагыз. Урманда саклык чараларын үтәгез:  сизелерлек булсын өчен ачык киенегез  үзегез белән компас яки карта алыгыз маршрутыгыз турында кемгә дә булса хәбәр итегез - сак булыгыз урманда талпаннар, еланнар һәм кыргый хайваннар барлыгын онытмагыз. Шик туса, гөмбә алмасаң яхшырак булыр!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International