Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секцион киңәшмәсе.

2024 елның 16 августы, җомга
16 августта "Аксубай бистәсе В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче номерлы мәктәп  базасында  «2024-2025 уку елында туган телне һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне оештыруның актуаль мәсьәләләре»темасына туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының район август секцион киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Туган тел (татар) укытучылары, район методик берләшмәсе җитәкчесе, «мәгариф бүлеге» МКУ методисты катнашты. Киңәшмә эшендә Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә туган телне һәм Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Киңәшмәнең икенче өлешендә 2024-2025 уку елында уку планнарын тормышка ашыру буенча укытучыларның үзләренең чыгышлары оештырылды; сәләтле балалар белән эшне оештыру: яңа юнәлешләр, алдагы еллар тәҗрибәсен актуальләштерү; 2024 елда татар теле буенча имтиханга анализ ясау, Татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышы. Эшлекле киңәшмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының еллык эш планы турында фикер алышу һәм яңа уку елы башлануга изге теләкләр белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International