" Мечта " балалар приютында тәрбияләнүчеләр ветеринария берләшмәсендә булдылар.

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
Балалар ветеринария хезмәте эше белән бик кызыксындылар, сөт, балны ничек тикшерүләрен күрделәр. Ветеринария аптекасында алар хайваннар авыруларын профилактикалау һәм дәвалау өчен нинди дарулар булуын белделәр. Клиникада этләрдә һәм мәчеләрдә катлаулы булмаган операцияләр ничек үткәрелүен белделәр. Ветлабораториянең серология бүлегендә аларга хайваннарда нинди инфекцияләр була һәм лаборатория үзе нинди тикшеренүләр үткәрә икәнен сөйләделәр. Тәкә янына бару "программаның төп өлеше" булды. Малайлар аңа бик шатландылар, кайберләре хәтта аны кочаклап сыйпарга да тырыштылар. Мондый җанлы аралашудан балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International