Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 № 1448-XII Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Эш көне яисә сменаның эш көне булмаган бәйрәм көненә кадәрге озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).
Шулай итеп, 2024 елның 30 августы ял көне булып санала. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Министрлыкның матбугат хезмәте