САКЛАУЧЫ КУРЧАК “КУБЫШКА ТРАВНИЦА"

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
20 августта "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәтләреннән файдаланучылар өчен «Травница» чүпрәк курчак ясау буенча мастер-класс узды. Трудолюбово авылы мәдәният йорты осталары Мария Витальевна һәм Гөлчәчәк Зәкиулла кызы хатын-кызларны йола курчагының барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте белән таныштырдылар. Аннары барысы бергә төрле төстәге тукыма кисәкләрен әйләндерделәр, нигезгә хуш исле коры үләннәр тутырдылар... эш бердәм һәм тату барды, катнашучылар кулында курчаклар бер-бер артлы пәйда булды. Мастер-класс җылы мосферада узды. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International