Бүген бөтен район мәгариф учреждениеләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе
  2383 укучы яңадан мәктәп бусагасын атлап керде, шулардан 165 укучы беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырды. Белем көне белән районның барлык мәктәпләрендә һәм техникумнарында укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны район хакимияте хезмәткәрләре, бүлек башлыклары, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре котлады. Бу көнне Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, район башлыгы Камил Гилманов һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина техникум һәм район үзәгенең 2нче мәктәбе укучыларын Белем көне белән котладылар. Владимир Леонов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау сүзләрен укыды. Спорт министры билгеләп үткәнчә, Аксубай районында спорт инфраструктурасы бик нык үскән һәм барысын да спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Уку елы башлануын белдергән беренче кыңгырау чыңлады. Алда укучыларны һәм студентларны фән өлкәсендә яңа ачышлар көтә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International