Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының визиты.

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
  Аксубай районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы килде. Киңәшмәдә Аксубай муниципаль районы башлыгы Гыйльманов К.К., авыл җирлекләре башлыклары һәм медицина хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында районда үлүчеләр санын киметүгә, диспансерлаштыруны һәм диспансер күзәтүен сыйфатлы үткәрүгә, авылда медицина ярдәмен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International