Профилактика һәм коррупциягә каршы тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
  Яшьләр үзәгендә Башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова 2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды, балалар-яшүсмерләр арасында деструктив тәртип таралуны булдырмауга юнәлдерелгән эшкә игътибар юнәлтте. Катнашучыларның игътибарын үсеп килүче буын белән профилактик эш оештыруның мөһимлегенә, шул исәптән аларга террорчылык һәм экстремизм юнәлешендәге җинаятьләр кылган өчен җаваплылык чараларын аңлатуга юнәлтте. Балаларны һәм яшүсмерләрне, бигрәк тә социаль челтәрләрдә аралашканда һәм шәрехләр урнаштырганда, уяулык һәм саклык күрсәтергә өйрәтү кирәклеге турында. Шулай ук коррупциягә каршы тәрбия мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Киңәшмәдә  тәрбия һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы, Аксубай районы мөхтәсибәтенең Аксубай бистәсендәге «Әниләр» мәчете имамы Низамов Фәнис Харис улы, Аксубай Благочиниесендә яшьләр эше буенча ярдәмче рухани Антоний Рыбочкин, яшьләр эшләре һәм спорт  «Форпост» яшьләр формированиеләре директоры, балалар сәнгать мәктәбе һәм китапханә белгечләре катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International