Бүләкләү турында.

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
  Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә «Аксубай РДВБ» ДБУнең Ибрай ветеринария участогы мөдире Мотыйгуллин Рөстәм Рәфыйк улы лаек булды. Дәүләт бүләген Республика ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итү көнендә Татарстан Республикасы вице-премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров тапшырды. Рөстәм Рафиковичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International