Аксубай техникумында сайлаучылар көне узды.

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
2024 елның 4 сентябрендә Аксубай универсаль технологияләр техникумының актлар залында булачак механиклар, механизаторлар, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар җыелды. Аларның күбесенә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашырга туры киләчәк. Кемгәдер-беренче тапкыр. Студентларга район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте. - Сайлауларда катнашу-ил тормышының мөһим мәсьәләләре буенча үз фикереңне белдерү мөмкинлеге генә түгел, үз карарың өчен җәмгыять алдында аңлы рәвештә җаваплылык та ул, - дип билгеләде ул. Сайлаулар нәрсә ул, сайлау комиссиясе ничек эшли, тавыш бирү процедурасы ничек уза, яшерен тавыш бирүнең нинди принциплары? Сайлау системасына кагылышлы бу һәм башка бик күп мәсьәләләрне территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина яктыртты. Аның чыгышы слайдлар белән озатылды. Бу көнне сайлау участогын беренче тапкыр атлаучы студентларга аерым игътибар бирелде. Аларга сайлауларга чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды. Очрашуда катнашучыларның һәрберсе дә мәгълүмати буклет һәм бүләк алды. Фото "Татмедиа "АҖ филиалы"Сельская новь" газетасы редакциясеннән алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International