Балалар ышаныч телефоны.

2024 елның 6 сентябре, җомга
2010 елдан Татарстан Республикасында бердәм гомумроссия номеры 8-800-2000-122 булган балалар ышаныч телефоны эшли. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында бердәм гомумроссия номерлы балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген тәэмин итү турында» 19.11.2019 № 1051 карары белән Балалар ышаныч телефоны эшчәнлеге вәкаләтләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына йөкләнгән. Балаларның ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына тормышларының аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора. Балалар ышаныч телефоны белгечләре ярдәме балалар һәм гаилә иминсезлеген, балалар һәм яшүсмерләрнең стресс һәм суицидаль кәефләрен кисәтүгә, балалар хокукларын яклауга, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм абонент кичергән психоэмоциональ киеренкелекне, борчылуларны бетерүгә юнәлдерелгән. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Фонды тарафыннан эшләнгән реклама-мәгълүмати материалларга сылтамалар: https://clck.ru/39CmDz;  https://clck.ru/39CmH5
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International