Аксубай районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирү, шулай ук җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе
 8 сентябрь, бөтен ил буенча-бердәм тавыш бирү көне. Аксубай районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирү, шулай ук җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. Сайлау участоклары иртәнге 7.00 дә ачылды һәм беренче сайлаучыларны кабул итәләр.   Тавыш бирү участоклары 8 сентябрьдә 20:00 гә кадәр эшләячәк.  Сайлауларның чисталыгын һәм үтә күренмәлелеген иҗтимагый күзәтүчеләр күзәтәчәк. Участокка килү мөмкинлеге булмаган аз хәрәкәтчән гражданнарның өйләренә сайлау комиссиясе әгъзалары киләчәк. Хөрмәтле сайлаучылар, үзегезнең конституциячел хокукыгыздан файдаланыгыз, сайлау участокларына килегез һәм тавыш бирүдә катнашыгыз. Сайлауларда тавыш — Россиянең һәм балаларыбызның киләчәге өчен тавыш!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International