Республикада «Татарстанның чиста урманнары " табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды.

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе
Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды, аның кысаларында урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту, ял итү урыннарын төзекләндерү, аншлагларны ремонтлау, ауган агачларны җыештыру эшләре башкарылачак. Акциянең көзге этабы 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Табигатьне саклау акциясендә катнашырга предприятиеләрне, оешмаларны, уку йортларын, волонтерларны чакырабыз. Гаризалар 2-73-53 телефоны буенча кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International