Савгачево урта мәктәбендә «Антитеррор»дип исемләнгән профилактик уен һәм әңгәмә уздырдылар.

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Савгачево урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Татьяна Романова 10 нчы сыйныф укучылары белән «Антитеррор» профилактик уены үткәрде, балалар биремнәрне үтәделәр, кроссворд чиштеләр, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзләрен ничек тотарга дигән сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар һәм плакатларын якладылар. Башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында 10 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Чараның максаты яшьләрдә террорчылыкка каршы дөньяга караш формалаштыру, террорчылык һәм экстремистик идеологияне кабул итмәү, террорчылыкка каршы көрәшнең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү, шулай ук Бесланның фаҗигале вакыйгалары һәм башка террорчылык актлары турында хәтерне саклау иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International