Район мәдәният йорты хореографына «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре»исеме бирелде.

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен район мәдәният йорты хореографы, "Дэнс - тайм" халык хореография студиясе җитәкчесе Краснова Венера Маликовнага «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде. Венера Маликовна мәдәнияттә 35 елдан артык эшли. Аның җитәкчелегендәге якты бию коллективы төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүче һәм призер булып тора. Венера Маликовна куйган бию номерлары барлык мәдәни чараларның бизәге булып тора.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International