Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. ⁣ Көн тәртибендә төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешләре булды. Муниципаль депутатлар "Бердәм Россия" партия исемлеге буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльмановның отставкасын кабул иттеләр. ⁣

Бүген муниципаль депутатлар Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцевны отставкага чыгардылар. ⁣ Һәм Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына Алмаз Мингулов кандидатурасын хуплап, аңа Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләделәр. ⁣

Мингулов Алмаз Минвазыхович тумышы белән Аксубай районының Караса авылыннан. Алмаз Мингуловның өч югары белеме бар: 2005 елда Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International