Воронин Денис Геннадьевич истәлегенә мемориаль такта ачу.

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген Аксубай районында күңелне кузгатырлык вакыйга – Советлар Союзы Герое Г.Г. Романов исемендәге Кәкрк Күл урта мәктәбен тәмамлаган Воронин Денис Геннадьевич истәлегенә мемориаль такта ачу булды.\ Воронин Денис Геннадьевич 1982 елның 3 мартында туган. 2024 елның 13 августында Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 26 августында без Денисны соңгы юлга озаттык... Тантананы район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов һәм Россия Герое Рәсим Баксиков ачып җибәрде. Анда һәлак булган сугышчының туганнары һәм якыннары, авыл халкы, укучылар һәм педагоглар, шулай ук район халкы катнашты. Украинадагы махсус хәрби операция барышында Нацизмның яңа бәрелешен үз өстенә алган геройны искә алу тантанасында катнашучылар бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Хәтерлибез һәм горурланабыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International