1 урын.

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе
22 сентябрьдә «Сарман муниципаль районы призына " кросс буенча республика ярышлары узды. Бу чара бөтен төбәктән бик күп талантлы спортчыларны җыйды. Ярышларның иң якты мизгелләренең берсе-Аксубай районы спортчысы Сәид Кадыйровның чыгышы. Ул, рекордлы 17 минут 29 секундта 5 чакрым араны йөгереп, үз яшь категориясендә беренче урынны алып, шаккатыргыч нәтиҗә күрсәтте. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Сәидне лаеклы җиңүе белән котлый һәм аңа алга таба уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International