28 сентябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Ярминкәгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, мәгариф учреждениеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен кулай бәядән чыгарачак. Килүчеләр ит, сөт, бал, яшелчә, йомырка һәм башка бик күп әйберләрне уртача бәядән сатып ала алачак. ⁣Килегез! Сезнең өчен, гадәттәгечә, мәдәни программа да оештырылачак! Башлана 7.00 сәгатьтә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International