Район территориясендәге биотермик чокырларны һәм себер язвасы үләт базларын карап чыгу.

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллин, Алексеевск территориаль дәүләт күзәтчелеге һәм ветеринария иминлеге бүлеге консультанты Ога Алексеева , Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе ветеринария инспекторы Эвелина Хәйруллина составындагы Комиссия район территориясендәге биотермик чокырларны һәм себер язвалы терлек каберлекләрен карап чыктылар. Бу объектларга ветеринария - санитария бәясе бирелде. Районда барлыгы 24 биотермик чокыр һәм 6 себер язвасы үләт базы бар. Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар объектлар хуҗаларына җиткерелде һәм аларны бетерү сроклары билгеләнде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International