Милләт Кроссында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре катнашты.

2024 елның 27 сентябре, җомга
«Милләт кроссы -2024» Бөтенроссия йөгерү көне – Россия территориясендә катнашучылар саны һәм географик колач буенча иң массакүләм һәм масштаблы спорт чарасы. Ул 2004 елдан башлап ел саен сентябрь аенда үткәрелә. "Милләт кроссы" - ул спорт чарасы гына түгел, ә гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле вакыйга да. Чөнки аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм физик культура белән шөгыльләнүгә россиялеләрне, барыннан да элек яшьләрне җәлеп итү, шулай ук – зур һәм күпмилләтле илнең барлык халкын бер якты вакыйгага җәлеп итү. 2024 елның 21 сентябрендә Аксубай штп мәйданда массакүләм йөгерү булды. Милләт Кроссында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International