Идарә командаларының республика форумы.

2024 елның 27 сентябре, җомга
2024 елның 26 сентябрендә гамәлгә куючының 2024 елга дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы Чистай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «идарә командасы актуаль һәм перспектив бурычларда мәгариф оешмасының тотрыклы үсеше ресурсы буларак» республика форумы узды. Форумда Аксубай муниципаль районының В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокша урта гомуми белем бирү мәктәбенең идарә командасы катнашты. Җитәкчеләр эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яңа белем һәм күнекмәләр алдылар, шулай ук үз мәктәбен үстерү өчен идеяләр белән илһамландылар. Мәктәп белән идарә итүнең актуаль темалары буенча практикумнарда актив катнаштылар, мәгариф учреждениеләренең проблемалары һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International