Тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты.

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе
  Аксубай районы командасы 2024 елның 28-29 сентябрендә Яр Чаллыда узган тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашты. Ярыш йомгаклары буенча Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылыннан Фәнил Гафиятуллин дүртенче тактада беренче булды. Блиц буенча команда зачетында районнарның 35 меңгә кадәр халкы булган өченче төркемендә Алмаз Камилов, Тимур Магизов, Тимур Крайнов, Фаил Гафиятуллин һәм Флена Зәйнуллин составындагы шахматчылар икенче урынны алдылар. Район вәкилләрен яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International