«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр белән район үзәк хастаханәсенә экскурсия.

2024 елның 1 октябре, сишәмбе
  «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының « Мечта » социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән район үзәк хастаханәсенә экскурсия үткәрелде. Экскурсия педиатр-табиб һөнәре белән танышу максатыннан оештырылды. Табиб-педиатр Исламгәрәева Тәнзилә Рәшид кызы балаларга үзенең катлаулы һәм кызыклы эше турында сөйләде. Табиб диагноз куюга һәм дәвалау билгеләүгә, ә шәфкать туташы прививкалар ясауга, яраларны һәм җәрәхәтләрне эшкәртүгә аерым игътибар бирелде. Экскурсия вакытында Тәнзилә Рәшит кызы балалар үтәргә тиешле шәхси гигиена кагыйдәләре турында сөйләде. Соңыннан балаларның буй-сынын, авырлыгын, температурасын үлчәделәр. Балалар нәтиҗә ясадылар: табиблар акыллы, яхшы күңелле һәм ярдәмчел кешеләр, алар һәр авыру турында, авыру булганда нәрсә билгеләргә кирәк икәнлеген беләләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International