Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды.

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
  Бүген район прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары катнашында район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Утырышның төп мәсьәләсе-Казанда БРИКС илләре саммитын әзерләү һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү. Шулай ук район территориясендә миграция вәзгыяте, ведомствоара эш төркеме эше турында фикер алыштылар һәм җирлек башлыкларын террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча башкарылган эшләр турында тыңладылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International