4 октябрьдә, Укытучылар көне алдыннан, район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

2024 елның 4 октябре, җомга
  Район мәдәният йорты артистлары, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тантанада укытучыларга бүләк итеп концерт программасы әзерләделәр. Педагогларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мингулов Алмаз Минвазыйх улы, мәгариф бүлеге начальнигы Зәйдуллина Рәмзия Салих кызы һәм спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов изге теләкләр белән котладылар. Алар педагогларның югары миссиясен билгеләп үттеләр, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр,  сәламәтлек, оптимизм, рәхмәтле укучылар һәм аңлаучан ата-аналар теләделәр.  Залда районның атказанган укытучылары, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре укытучылары һәм тәрбиячеләре, педагогик династия вәкилләре катнашты. Котлаулардан соң, бүләкләү тантанасы үзләренең сайлаган эшләренә – Балалар белән эшләүгә актив хезмәт итүче укытучыларыбызга багышланды. Һөнәри эшчәнлектә ирешелгән югары нәтиҗәләр өчен һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International