Аксубай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә иртәдән үк үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

2024 елның 5 октябре, шимбә
  Аксубай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә иртәдән үк үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Аксубайлылар казанлыларга экологик чиста продуктлар - сыер ите, кош ите, сөт, ашлык, суган, бәрәңге, яшелчә һәм башкалар тәкъдим итә. Сатыла торган продукция күләме 1,3 млн.сум тәшкил итә. Традиция буенча район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International