ГТО фестивален уздыру турында.

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе
  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләренең хезмәт коллективлары арасында ГТО фестиваленең җәйге һәм кышкы этаплары үткәрелә (алга таба – фестиваль). Фестивальнең җәйге этабы 2024 елның 10 октябреннән 30 ноябренә кадәр үткәрелә. Фестивальнең кышкы этабы 2025 елның 10 гыйнварыннан 31 мартына кадәр үткәрелә. Танышу өчен: нигезләмә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International