Партнерлык (ислам) финанславы буенча предприятиеләрдән һәм халыктан социологик сораштыру үткәрү турында.

2024 елның 8 октябре, сишәмбе
  Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халкы арасында социологик сораштырулар үткәрә. Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашып белешүләр» бүлекчәсендә, агымдагы елның 3 октябреннән 18 октябренә кадәр тиешле рубрикада онлайн сорашып белешүләр уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Предприятие җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm Халык өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm Оешма җитәкчеләрен һәм бизнес вәкилләрен, шулай ук төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, хәрбиләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) булган 18 яшьтән өлкәнрәк, шул исәптән өлкән яшьтәге (60 яшьтән өлкәнрәк) гражданнарны күрсәтелгән чорда сораштыруда катнашырга чакырабыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International