РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов эш визитын Яшьләр үзәгендә булу белән тәмамлады.

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе
  РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов эш визитын Волонтерлар штабы оештырылган Яшьләр үзәгендә булу белән тәмамлады. Безнең волонтерлар волонтерлык хәрәкәте эшли башлаганнан бирле данлыклы хатын-кызлар көче белән район буенча 34 гектар маскировка челтәре үрелде, дип уртаклаштылар. Челтәрнең үзкыйммәте 14 квадрат метрдан бераз артыграк 13 мең сумга төшә, антидрон плащ - 1250 сум, ә бит кибеттә әзер плащ җиде мең тирәсе тора. Олег Морозов аксубайлыларның патриотизм рухын һәм фронтка ярдәм итү теләген билгеләп үтте. Җиңү һәрвакыт тылда да булган бит. Якташларыбызның кайгыртуы, үзара ярдәмләшүе аркасында алар тылларының ышанычлы икәнен беләләр!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International