Финанс белеме буенча бөтенроссия онлайн-зачеты турында.

2024 елның 8 октябре, сишәмбе
  Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын тотрыклы күтәрү финанс белемен үстерүне һәм финанс культурасын формалаштыруны, халыкның финанс продуктларыннан һәм хезмәт күрсәтүләреннән акыллы файдалануын, дөрес финанс карарлары кабул итүне таләп итә. Татарстан Республикасы гражданнарында финанс грамоталылыгының төп элементларын булдыру кирәклеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.08.2024 № 674 карары белән расланган «2024 – 2026 елларга Татарстан Республикасы халкының финанс грамоталылыгын арттыру һәм финанс культурасын формалаштыру» региональ Программасында язылган. 2024 елның 8-29 октябрендә финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уза. Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә алалар. Биремнәрнең саны һәм катлаулылыгы катнашучының яшенә бәйле. Зачетны узу 20 минуттан да артмаячак. Омтылышлар саны чикләнмәгән. Проектның сайты: finzachet.ru Өстәмә рәвештә Россия Банкының Финанс агарту буенча онлайн-проектларының көзге сессиясе турында хәбәр итәбез, ул 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре (dni-fg.ru) шәхси финанслар белән дөрес эш итүгә, финанс инструментларын сайлауга һәм рациональ файдалануга, иминиятләштерүгә, салымнарга һәм булачак пенсиягә багышланган. Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә (pensionfg.ru) тыңлаучылар милли валюта формалары, банк хезмәтләреннән куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалану, финанс инструментларын сайлау, заманча онлайн-технологияләрне куллану, акчасыз түләүләрне тиз башкару, үз мөлкәтең белән эш итү, мирасны рәсмиләштерү, шулай ук мошенниклардан саклану турында беләчәк. «Финанс навигаторы "Онлайн-программасы (investor.dni-fg.ru), «грамоталы инвестор» һәм «финанс навигаторы" блокларыннан торучы, инвестицияләү нигезләрен һәм принципларын өйрәнергә, финанс инструментларын сайларга һәм үз финанс максатларыңны һәм хәвеф-хәтәргә омтылышыңны исәпкә алып портфель төзергә, максатларга ирешү юлында грамоталы шәхси стратегия төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International