«Балалар» подкасты буенча.

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
  Яшүсмерләрне нәрсә борчый, җавапларны һәм ярдәмне кайдан эзләргә һәм авырлыкларны ничек җиңәргә? Һәр чыгарылышта геройлар үз тарихлары белән уртаклашачак, ә экспертлар теге яки бу тормыш ситуацияләрендә үзеңә һәм якыннарыңа ничек ярдәм итәргә мөмкин булуын сөйләячәк. Беркайчан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Сез психолог белән күзгә-күз очрашуга да килә аласыз, шулай ук Ышаныч телефоны буенча да шалтырата аласыз: Яшьләр: 8-800-5552-220 Балалар өчен: 8-800-2000-122 Күбрәк мәгълүматны психологик ярдәм сайтында табарга мөмкин. Белгечләр теләсә кайсы вакытта ярдәм итәчәк. https://help-online-rt.ru/ Подкаст физик затлар өчен грант конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә булдырылган. Сылтамалар: https://vk.com/minmol_rt; https://t.me/minmol_rt16. Беренче чыгарылышта буллингның нәрсә икәнен, нәтиҗәләрен һәм аны ничек туктатырга икәнен ачыкларга тырышырбыз. Психолог сез яки сезнең балагыз системалы эзәрлекләү объекты булган очракта нишләргә, үзеңә яки балага ничек ярдәм итәргә һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә дигән киңәшләр бирәчәк. Алып баручы: Софья Галиева-Мостафина, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары; Эксперт: Лия Бодрова, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе " ДАССУ психология бүлеге медицина психологы, Россия Федерациясе Идел буе федераль округы буенча Россия психология җәмгыяте психолог-эксперты; Героиня: Христина Гошкодеря. Материалларга сылтамалар: YouTube платформасында: https://youtu.be/-W5MX8xDHOo?si=Iy0wPKI4Mi2TffgD; Телеграм каналында: https://t.me/minmol_rt16/8184; ВКонтактеда: https://vk.com/wall-71695567_32041; платформада аудио-подкаст : https://balalar.mave.digital/ep-1.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International