Терлекчелек корпусларын дезинфекцияләү.

2024 елның 11 октябре, җомга
  Ветеринария берләшмәсе белгечләре Мөхәммәтов Н.Г. КФХ карамагындагы терлекчелек корпусларына дезинфекция ясыйлар.дезинфекция ГАЗ-53 автомобиле шассисындагы дезинфекция җайланмасы ярдәмендә 1% лы деоцид эремәсе белән сиптерү ысулы белән башкарыла. Дезинфекция-тышкы мохиттә микроорганизмнарны юк итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Терлекчелек биналарына елына кимендә 1 мәртәбә профилактик дезинфекция ясарга киңәш ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International