Аксубай елгасы  яр буен миләш тәлгәшләре һәм зәңгәр чыршылар бизәячәк .

2024 елның 12 октябре, шимбә
  Бүген Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә Мазилин һәм Дуслык урамнары арасындагы җәмәгать киңлегендә агачлар утырту булды. Яр буен миләш тәлгәшләре һәм зәңгәр чыршылар бизәячәк. Шимбә иртәсендә бер мәйданчыкта Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге район Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Аксубайның 3нче мәктәбе җыелды. Бирегә ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов та килде. Бу җәмәгать киңлеге – аксубайлыларның иң яраткан урыннарының берсе. Бу тирәдә яңа үсентеләр утырту өчен агач утырту көне игълан ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International