Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиковтан батырлык дәресе.

2024 елның 15 октябре, сишәмбе
  Аксубай укучылары чын герой — «Алеша» танкы командиры һәм Россия Герое Баксиков Рәсим Рәшид улыннан батырлык дәресе алдылар. Рәсим Баксиков белән очрашу җылы атмосферада узды, аның ихласлыгы һәм ачыклыгы күңел түренә кадәр үтеп керде. Очрашу вакытында батырлык, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләштеләр. Укучылар беренче авыздан бу батырларча сугышның ничек узганын ишеттеләр, аның нәтиҗәсендә Баксиков танкы экипажы дошманның саны буенча күп тапкырлар артык булган көчләрен юк итте. Әңгәмә барышында Рәсим Баксиков кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International