Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов белән берлектә, эш визиты белән «Волга-Селект»ҖЧҖендә булдылар.
Көзге культуралар чәчүлекләренең торышы белән таныштылар. Бүгенге көндә 3200 га мәйданда көзге бодай яхшы хәлдә. Көзге рапсның торышын карадылар-20 га.
Рус Кармәте авылында эремә төенендә һәм ашлык киптерү комплексында булдылар. Инвестицион проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, компаниянең планнарында-орлык линиясе, өстәмә складлар һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен җылы бокслар төзү.