Бүген Аксубай бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган тантаналы митинг узды.

2024 елның 29 ноябре, җомга
  Үзәк мәйданда районның хезмәт коллективлары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте. - Без үсеп килүче күпмилләтле республикада яшибез, - диде ул. - Монда әхлакый кыйммәтләр һәм традицияләр саклана. Флаг-безнең республиканың символы: флагның яшел төсе – язның яшеллеген һәм яңарышны, ак төсе – чисталыкны, ә кызыл төсе энергияне, көчне һәм тормышны символлаштыра. Район Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада һәм районда яшь буынны иң яхшы традицияләрдә тәрбияләүгә юнәлдерелгән үсеш программаларын гамәлгә ашыру өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Татарстан флагының әһәмияте турында РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов үзенең мөрәҗәгатендә сөйләде. Россия Федерациясе флагын күтәрү хокукы МХО зонасында Ватаныбызны саклаучы офицерның хатыны Лилия Мантовага бирелде, ә Татарстан Республикасы флагын мәгариф ветераны Валентина Селезнева күтәрде. Тулырак: https://aksubayevo.ru/news/news/v-aksubaeve-podniali-flagi-rossii-i-tatarstana
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International